Шәһәргә исем бирүче һәм аның беренче җитәкчесе Тарихка күз салсак, шәһәр төзү өчен җибәрелгән беренчеләр килеп урнашкан территория – Афанас белән Актүбә авыллары арасындагы басу – Чаллы районы карамагында була. 1961 елның 9 июлендә берничә барактан торган торак пунктта сайлаулар уза. Аны Чаллы районы Советы башкарма комитетында инструктор булып эшләүче 28 яшьлек Максим Николаевич Адылев оештыра. Шул рәвешле, яңа бистә һәм составына 20 кеше кергән бистә Советы барлыкка килә. Аның рәисе итеп Адылев сайлана. Шулай итеп, ул шәһәр тарихына беренче җитәкче (1961-1963) булып кереп кала. Торак пункты исемсез була алмый. Түбән Кама исемен Совет рәисе Максим Адылев тәкъдим итә. Моны ул исемнең географик урнашкан урынын чагылдыруы, җиңел әйтелүе һәм саллы яңгыравы белән аңлата. Кем М. Адылев? 📚 Бактың исә, ул китапханәче икән! 💃🕺Мәдәният өлкәсендә дә үзен сынап карый. Чаллы районының мәдәният йорты директоры булып эшләгәндә үзешчән сәнгатьне күтәрә. Аларның бию ансамбле Мәскәүдә узган әдәбият һәм сәнгать декадасында вакытында “Зәңгәр шәл” спектакленең массовкасында катнаша. М. Адылевка Мәскәүнең театр училищесына укырга керергә тәкъдим була, Ленинградның җыр һәм бию ансамбленә чакыру ала. Ләкин ул туган ягын сайлый. Ә алда аны мең мәшәкатьле Түбән Кама көткән була. #ТүбәнКамабистәсе #Беренчерәис #Сайлаулар #МаксимАдылев